КОЛАКСА и. 1) Көймәдә ишкәк беркетелә торган урын; русчасы: уключина. Ишкәкләр --- колаксаларыннан салдырылмаган килеш кенә көймә эченә төшерелгән иде. Ш.Маннур

2) Чабатаның як-якларында киндерә үткәрә торган тишек

3) Бураның баш-башларында озын булып чыгып торган иң өске ике бүрәнә. Бура бураганда, колакса калдыру

4) диал. Хатын-кызлар кия торган тәңкәле калфак

5) диал. Бик зур колак алкасы. Тамчы кебек эшләнгән колаксалары шәрә җилкәләренә үк тиеп тора. Р.Рахман. Чабата белән көмеш тәңкәле чәчүргечләр, уртасына зәңгәр таш утырткан ай колаксалар аңа бу гаилә узган ике төрле тормышны сөйли кебек иде. Идел

6) диал. Чыгымчы атның күзен каплау өчен, йөгәнгә ике яклап тегелгән япма. Атка колакса тегү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә