КОЛАКЛЫ с. 1) Билгеле бер формадагы колагы булган. Гаҗилә җиңги бәләкәй йомшак колаклы, җылы муенлы малай белән кухняда рәхәтләнеп сөйләште, аңа ботка пешерде. М.Мәһдиев 2) Колагы зур булган кайбер хайваннар атамасы составында беренче сүз. Колаклы маймыл 3) сөйл. к. колакчынлы. [Ногманның] колаклы бүрек астыннан кечкенә генә булып күренгән бите буенча борчак-борчак булып тир ага. Р.Ильяс. Безгә өр-яңа төрмә киемнәре: бушлат, гимнастёрка, чалбар, колаклы бүрек бирделәр. И.Салахов |