КОЛАКЛАНУ ф. 1) Тирә-ягы яктылык белән уратылу, киртәләнү (айга, кояшка карата). Ай колакланса, аягыңны ныгыт, көн колакланса, көрәгеңне ныгыт. Мәкаль. Ай колакланса, [көн] суыта. Мәкаль. [Әни:] – Бик тә суык бит, улым. Әнә кара әле, бүген кояш та колакланып чыккан. – Карасам, чынлап та шулай! --- Кояшның як-ягыннан, кызгылт сары булып, дәү-дәү колаклары тырпаеп тора. Г.Бәширов 2) Шытып чыгып, ике яфрак җибәрү. Кыяр үсентесе ике «колаклангач», әбием безгә яңгырдан соң «ат тоягы» җыйдыра. Э.Шәрифуллина. Кәбестә колаклану Колакланып килү Колаклануга юл тоту. Ай колакланып килә Колакланып тору Колаклану хәлендә булу. Зыкы суык көн. Халыкта сөйләнгәнчә, кояш та колакланып тора. Р.Ишморатова |