КОЛАК и. 1) Кешеләрдә һәм умырткалы хайваннарда ишетү органы булган парлы әгъза. Сәгыйдә үзенең колагы белән кайнанасының тавышын ишетте. Г.Исхакый. Аның бер колагы сугыштан чукракланып кайткан иде. Кайсы колагы белән тыңлаган ул җирне – белмәссең. М.Мәһдиев 2) Ишетү органының тыштан күренеп торган өлеше, тышкы колак. [Куян] арт аякларына басып, озын колакларын алмаш-тилмәш уйнаклатып, --- Шәмсигә карап тора башлады. Г.Бәширов. Колак артында уч төбе кадәр миң белән туган балага Минҗан дип исем кушканнар. М.Мәһдиев. Аның колаклары иләмсез зур иде, һәм малайлар аңардан: «Бер колагын астына җәеп, икенче колагын өстенә ябынып ята икән», – дип көлә торганнар иде. Ә.Еники 3) Ишетү сәләте. Авылның иң читендәге фәкыйрь тирмәсенә кайтып аз гына утырган иде, аның үткен колагы төн ягыннан берничә атның дөп-дөп басып килгәнен ишетте. Г.Ибраһимов 4) Баш киеменең ике ягыннан төшеп торган өлеше; колакчын. [Киемнәрнең] барысында да канәфер төсендәге «ямаулар». Чалбарның тезләрендә, гимнастёрканың якаларында, бүрекнең колакларында. И.Салахов. Шулвакыт бүрек колакларын күтәреп бәйләгән, салкында битләре утлы күмердәй янган таза гына бер егет өйгә килеп керә. М.Мәһдиев. --- бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган. Ә.Еники 5) Төрле нәрсәләрне тоту, элү, бору өчен беркетелгән җайланма; колак (2 мәгъ.) сыман чыгынты. [Хәзрәт:] Чүлмәкче колакны каян теләсә шуннан чыгарыр, үзегезнеке булмаган дәүләткә кызыгып, дөнья артыннан куып йөрмәгез. Ә.Фәйзи. [Гөлбану] – Бу ни эш? Аны кая илтәсең? – дип, Закирның җиңенә, өлкән ак самавырның колагына тотынды. Г.Ибраһимов. Бәдретдин, кереп, самавырны алып чыкты, бу самавырның да борын һәм колак төпләре кургашын белән ямалып беткән иде. Ә.Еники 6) Яңа гына шытып чыккан үсемлектә пар яфрак. Углан – яшьтән, тары колактан беленер. Мәкаль 7) күч. Айның яки кояшның ике ягында пәйда була торган парлы ярымтүгәрәк. Көннең суык булуын шул ук кояш үзе әйтеп тора: аның ике ягында ике колак. Мондый чакта авыл җирендә: «Бүген кояшка да колак чыккан, ай-һай суык икән!» – диләр тәҗрибәле агайлар. Ә.Еники 8) күч. Шәлдә, кашагада, пәрдә һ.б. шуның кебек әйберләрнең читендә асылынып торган тасма, чук. Шәлнең зуры була, кечкенәсе була, аның колагы да төрле зурлыкта була. Л.Мөхәммәт ◊ Колагына аю баскан мыск. Музыкага хиссез, моң һәм аһәң тоюдан мәхрүм кешегә карата әйтелә. Һәм мин – җыр-музыка дигәндә колагыма аю баскан булса да, солист булырга алынам – мәктәп ишегалдында минем ялгыз чырылдавык тавышым яңгырый. Ә.Рәшит. Колагына да элмәү Тыңламау, илтифат итмәү. Ләкин Зөфәр әнисенең бу сүзләрен колагына да элергә теләмәде. Ә.Еники. Акыралар, бакыралар, бер сүзен колакларына элмиләр, үзе күрмәгәндә, артыннан мыскыллап көләләр, кыскасы, мескенкәйгә көн күрсәтмиләр иде. Ә.Еники. Илһамия үпкәләп тә карады, шелтәләде дә, ләкин Мансур боларның берсен дә колагына элмәде: әллә бар Илһамия, әллә юк. Г.Әпсәләмов. Колагына җиткерү Нинди дә булса сүзне тапшыру, җиткерү. --- менә шуның ләгыйнь малае, әлеге бөкре Шәрифҗан, капка төпләреннән Томанныйга кемнәр килгәнен күзәтеп тора икән дә икенче көнне хәлфәнең колагына җиткерә икән. Ә.Еники. Колагына кереп тә чыкмау к. колагына да элмәү. Колагын бору 1) Җиңелчә җәза бирү турында. Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? --- Әллә хәлфә колагыңны бордымы? Ә.Фәйзи. Колакны борырга чамалыйдыр, нишлисең, бераз булды инде. Г.Бәширов; 2) Каты орышу, ачулану; алдан ныгытып, кисәтеп кую. Мәрьям апасының тавышы теге чактагыча, «болай йөрүеңне әниең белсә, колагыңны борыр иде боруын» дигәндәгечә, хәсрәтле иде. Л.Ихсанова. Колагын кайчылау Сискәнеп, башын күтәреп колагын торгызу (ат тур.). Сызгырып җибәргән тавышка җирән ат башын күтәреп колагын кайчылады. Н.Исәнбәт. Ямщик, дилбегәләрен селкеп, --- Һайт! – дип кычкырып куя. Атлар да колакларын кайчыландырып, пошкыра-пошкыра, алга җилдерәләр. З.Бәшири. Колагын кимерү к. колак итен ашау. Мәхүп аның колагын кимерә йорт киртәсе, урын турында: «Атаңа ни әйтим, рәтле кеше нигез кормас шушы урынга». С.Кудаш. Колагын колгага элеп утыру мыск. Әйткәнне тыңламый, үз уе белән мәшгуль булу. Сине, малай актыгы, эшкә өйрәтәләр, ә син колагыңны колгага элеп утырасың. Т.Миңнуллин. Колагыннан бату Бик нык бурычка бату яки эшкә чуму. Колагыңны кисеп, кулыңа тоттырыр Бик усал, хәтәр кеше турында. Колагы очлы Сизгер, бик тиз тотып ала торган. Сиңа әйтәм, күрше, авызыңны чамалап ач, хәзрәтнең колагы очлы. Г.Ахунов. Колагы тору Нык кызыксыну, уяулану. Малайлар Мөнәвәр абзыйларының сәер гадәтләрен белеп бетергәннәр, шундук колаклары торды. Ф.Хөсни. Чәй-шикәр дигәнне ишеткәч, карчыкның колаклары торды. Ә.Еники. Колак арттан җибәрү Сүзне ишетсә дә, ишетмәмешкә салышу, игътибарга алмау. Гыйльмановның бу юлы үзенә төбәлгән шактый җайсыз сүзләрне колак арттан җибәрүе Сәмигуллинга беркадәр гаҗәп тоелды. Ш.Камал. Колак асу к. колак салу. Аның сүзләренә колак аскан кеше юк. К.Тинчурин. Колак аша уздыру к. колак арттан җибәрү. Колак биреп тыңлау Әйтелгән сүзне игътибар биреп, дикъкать белән тыңлау. Колак итен ашау 1) Бер сүзне кат-кат әйтеп йөдәтү, аптырату. --- аның хатыны ничә айлардан бирле һәркөн: – Туныма тышлык ал, туныма тышлык ал, кеше күзенә күренерлегем калмады, хәерче кебек йөрим, – дип, моның колак итләрен ашый иде. Г.Ибраһимов. [Хирург:] Мин үзем моннан һич китмәс идем, хатын Ленинградка кайтыйк дип колак итен ашый. Г.Әпсәләмов; 2) Кешенең гайбәтен сөйләү. Колак итен кимерү к. колак итен ашау. Колак итен чәйнәү к. колак итен ашау. Аның бу бүләк мәсьәләсенә һич тә тыгыласы килми иде, ә тыгылса, Гайнүше икенче берәүнең туган көненә чаклы, һичшиксез, колак итен чәйнәячәк. Ә.Еники. Колак ишетмәгән Яңа, ят, сәер, беркайчан да булмаган (хәбәр, эш һ.б. тур.). Кайдан килеп тагылган бу колак ишетмәгән әкәмәт өстәмә безнең галантерейчы егеткә? Ә.Еники. Колак кагу 1) Гыйбадәт кылучы мөселманның ике кулының баш бармаклары белән ике колагының йомшакларына орынуы; 2) Нәрсәдәндер мәхрүм булу, буш калу, кулдан ычкындыру. Ул мине актык акчамнан колак кактырмакчы була. Моннан ничек тә сызарга кирәк. Г.Камал. Әгәр бу сүзләр ахун хәзрәткә барып җитә калса, Гайшәдән генә түгел, бөтенесеннән колак кагарга мөмкин. Ә.Еники. Кичен эшне тапшырганда, йомгагымны бракка чыгардылар. Нәтиҗәдә --- төшке ашта баландадан соң бирелә торган ярты чүмеч чумардан да колак кактым. И.Салахов. Колакка җитез к. колакка сак (2 мәгъ.) Сафа сүзгә саран булса да, колакка бик җитез иде. А.Шамов. Колакка ирешү Берәүгә барып җитү, ишетелү (сүз, хәбәр һ.б.ш.). Хәбәр тиз йөри. Күңелләрне шомландырып, безнең дә колакка иреште. Х.Сарьян. Колакка каты Начар ишетә, ярым чукрак, саңгыраурак кешегә карата әйтелә. --- Хәйрулланың әлеге колакка каты анасы, улыннан бернинди җавап ала алмагач, инде өченче тапкыр хат яздырырга килде. Ә.Фәйзи. Әби артык узынырга ирек бирмәсә дә, әйтерлек ачуыбызны китерә алмады: колакка катылыгы әйбәт иде. М.Әмир. Сине колакка бераз каты, диләр. З.Нури. Колакка керү 1) Аз гына истә калу, саклану. – Менә тиле… төн уртасында чәй эчеп алыйк имеш, – дип сукранган Сәләх тә җылы урыныннан сыдырылып төшәргә мәҗбүр булды. – Мәй дип әйтсәң, хет колакка керер ие. Ф.Хөсни; 2) Ишетелү. Хәер, тынлык дигәннең дә үз авазы бар икән – … кетәклектәге тавыкларның тигезлек сакларга теләп кузгалышып алуына кадәр колакка керә. Р.Мөхәммәдиев. Йокы аралаш ниндидер шау-шу колакка керде. И.Салахов. Кай арада пышылдашып китүләре дә колагыма керә: Әнә, әнә, Фатих Хөсни абый шушы була инде. Ф.Хөсни. Колакка киртү (киртләү) 1) Бер әйтелгән сүзне яки кушылган эшне онытмас өчен ныклап хәтердә калдыру. --- мин тагын Нуриман хөкеменә эләктем. Исән кайтсам, барыбер үтерәм дип, колагыма киртеп куйдым. Х.Сарьян; 2) Бик нык кисәтеп кую. [Милиция генералы:] «Халык депутаты» дигән төшенчә юк хәзер, колагыгызга киртләп куегыз, аларны «депутат» кына диләр. Р.Мөхәммәдиев. «Без тарихта эзлебез…» Тукай бу канатлы гыйбарә белән ата-бабаларының үткәне белән горурлануын, кемнәргәдер бу хакыйкатьне искә төшереп, колагына киртеп тору кирәклектән --- борчылуын әйтергә теләгән. Т.Галиуллин. Колакка сак 1) Начар ишетүче. Чын дөреслектә өчесенең дә телләрен бәйләгән уртак бер бәла: өчесе дә колакка саграклар икән. Ф.Хөсни; 2) Сизгер, һәртөрле хәбәрне, сүзне бик тиз ишетүчән. Моның тирәсендә бик артык ычкындыра күрмә, колакка сак. Н.Исәнбәт. Колакка салып кую Онытмау, хәтердә тоту. Ишеттеңме, нәрсә диде? Син аның ул сүзен колагыңа салып куй. Н.Исәнбәт. Колакка туку Бер үк хәбәрне кат-кат әйтеп сеңдерү, һаман шуны кабатлап тору. Тукыйлар колакка, укыйлар тарихын, тикшерергә төбен кушмыйлар. Аталар сөйли бабадан ишетеп, балалары шуны хушлыйлар. С.Рәмиев. Сиңа әйтәм, колакларыңа тукып кайтырлар, ул-бу чыгып бозылып китмәсен, заманаларны беләсең бит хәзер. А.Шамов. Иртән торгач ук, Гайнулла җизни белән Вәли абыйны чакыртып, колакларына тукып куйдылар. Г.Бәширов. Колакка чалыну Ничектер, кайдадыр чак кына ишетелеп китү. Никадәр эш белән мавыккан булмасын, болар да, әлбәттә, Сания ханымның колагына чалынды. Ф.Хөсни. Онытылып, рәхәтләнеп, елмаеп-көлеп сөйләште --- Тыңламыйм дисәң дә, колакка чалына ич инде. Р.Мөхәммәдиев. Ләкин без капчыкта ята алмады. Бу сөйләшләр Шакирҗанның хатыны Миңленисаның колагына чалынды. Г.Ибраһимов. Ята торгач, араннан ап-ачык булып атның башак ашавы колакка чалынды. Г.Бәширов. Колакка элмәү Әйткәнне бөтенләй тыңламау, ишетергә дә теләмәү. Колагына да элмәде, мур кыргыры нәрсә! И.Гази. Колагына да элми, һич кенә туктый белми. Ш.Галиев. Бу сүзләре Гапсаттарга аталган иде, әмма ул аны колагына да элмәде. Ф.Яхин. Бер әйтеп карады Сәләхетдин Мирфатыйхка, ике кисәтте, тегеләр колакка да элмәделәр. А.Гыйләҗев. Колакка ят Сәер, гадәттәгечә булмаган, гаҗәпләндерә торган. Шулкадәр колакка ят иде ул ишетеп торган сүзләр – «әллә җен алыштырганмы аларны, Ходаем?!» дип, белгәннәрен дә укып карады Гөлмәрьям. А.Гыйләҗев. Колакка яту Күңелгә ятышлы булу, күңелгә ошау, уңай тәэсир итү (әйтелгән сүз, хәбәр һ.б.га карата). Колакка ятышсыз Ямьсез, тупас (сүз, хәбәр һ.б. тур.). Ул сүзне [«ничава»] беренче ишетүем иде. Колакка ничектер ятышсыз булса да, шуның мәгънәсен беләсем килде. Н.Сәфәров. Югыйсә оланлар, яңа исем кушабыз дип, мәгънәсен уйлап тормый, сабыйларга колакка ятышсыз теләсә нәрсә тага бирәләр. М.Кәрим. Колакларны торгызу 1) Әсәренү, сагаю, шомраю. Йомран [ат] колакларын торгызып, тирә-якка карады. А.Таһиров; 2) Игътибарны көчәйтү, бик нык кызыксыну. Бу таныш көй һәм таныш сүзләрнең беренче юллары тыңлаучыларның колакларын торгызды. Г.Әпсәләмов. Колаклар торып басу Берәр ят хәбәр я белдерү ишетүдән бик нык кызыксынып, игътибар белән тыңлый башлау. Әчмән урманында күңелсезрәк нәмәрсә килеп чыккан, ди бит әле. Әчмән дигәч, билгеле инде, минем колаклар торып баса. Ә.Баян. Колаклар үрә тору 1) Берәр төрле хәбәрдән, сүздән, көтелмәгән эш-хәлдән бик нык гаҗәпләнү, бик каты кызыксыну. – Барыбыз да Мортазиннар тамырыннан шытып чыкканбыз, бабаларыбыз шул фамилияне йөртә иде безнең. – Кызның колаклары үрә торды. А.Гыйләҗев. Безнең колаклар үрә торды, эшнең зурлыгы тагын да арткан кебек булып китте. М.Гафури; 2) Бик кызыксынып тыңлау. Егетләрнең колаклары үрә торды, бусы ни тагын? Ә.Еники. Колакларына ышанмау Көтелмәгән берәр нәрсәгә, хәбәргә чиктән тыш гаҗәпләнү. Шәйхел колакларына ышанмады, кан аның башына йөгерде, ни әйтергә белми калды. Г.Ибраһимов. Колакны сасыту Кирәкмәгән юк сүз сөйләп туйдырып бетерү. «Ну, колакны сасыта», – дип уйлады Рәхим Саттар, үзе ялтырап торган күзләрен Шәфи Алмастан күчермәде. Г.Әпсәләмов. Колакны ярып керү Бик көчле ишетелү (тавыш тур.). Бу ялгыз, дөм сукыр тынлыкта теге бүлмәдә сөйләшкән һәр сүз колакны ярып керә иде. Х.Сарьян. Колак очына да элмәү Ишетергә дә теләмәү, бөтенләй тыңламау, игътибар итмәү. Авыл кызлары --- каты гына тешләп тә алгалыйлар иде. Гайнан исә андыйларны колак очына да элмәде. Г.Бәширов. Колак салу 1) Игътибар белән тыңлау, киңәшкә игътибарлы булу. Әлфия кечкенә кыз түгел, аның сүзенә дә колак салу ярый. Ф.Яруллин. Ул календарь биргән акыллы киңәшләргә бик чынлап колак сала. М.Әмир. Беренче сынауны Вак Дрей өйдә үткәрде. – Киб, колак салып тыңла һәм мыегыңа чорный бар, – диде ул роботка. А.Тимергалин; 2) Ишетергә тырышу, тыңлап тору. Зөфәр күпме колагын салып ятса да, аның сүзләрен аера алмады. Ә.Еники; 3) Тыңлап карау. Мин бераз барам да, атымны туктатып, тирә-якка колак салам. Х.Сарьян; 4) Әйткәнне тыңлау, сүзнең эчке мәгънәсен аңларга тырышу. [Таибә абыстай:] – Улым, абыең әйткәннәрне ишеттең инде, – диде ул җитди генә сүзен башлап. – Син яхшы гына колак салсаң иде. Ә.Еники. [Шәйдулла:] Син дә каты кыланма: кеше сүзенә колак сала бел. М.Мәһдиев. Параша аларның сүзенә колак салмый. Иван Лобачевскийның чибәрлегенә --- гашыйк булып өлгергән иде ул. Җ.Тәрҗеман; 5) Игътибарны юнәлтү; кызыксыну. Нина гайбәткә ышанмый торган хатын иде. Юк-бар сүзгә колак салмады. Г.Ибраһимов. Газетта Исхакыйның «Тормышмы бу?» романыннан өзекләр урнаштырылды, бу хәл газетаның да халык фикеренә колак сала башлавын күрсәтте. Мирас; 6) Әйткәнчә эшләү, киңәшне тоту. Юк, Шәрифә аларның сүзенә колак салмас, мәхәббәтеннән баш тартмас, шул кала шәкерте белән бергә булырлар. Ф.Яхин. Колак селкетмәү Ишеткәнгә ис китмәү, әйткәннең тәэсире булмау. Сүз сиңа да кагыла. Ә син, ишәк баласы төсле, колагыңны да селкетмисең. Сез ясарга тиеш ул мәйданны, сез! Х.Сарьян. Колак сөенчесе этн. Кызны кияүгә бирергә ризалык булганнан соң, кыз һәм кияү егетенең ата-аналары арасында вәгъдәләшү билгесенә бирелә торган бүләкләр. Шулкадәр күп мәһәр сорый торган булсалар, мин колак сөенчесе алырга риза түгел. Г.Камал. Шәмси разый булмас дип уйлаганнар булырга кирәк, моңарга белдермәенчә яучы җибәрделәр, моңарга белдермәенчә туй көнен билгеләделәр. Моңарга белдермәенчә колак сөенчесе алдылар. Г.Исхакый. --- Кызны вәгъдәләшеп, берничә микъдар мәһәр салып, кызны килешкәч, колак сөенчесе бирәләр. К.Насыйри. Колактан калу Чукраклану, ишетмәс хәлдә булу. Син аңа кычкырыбрак әйт, бабагыз инде колактан калган. Н.Исәнбәт. Колактан китмәү Колакта берәр төрле тавыш тою, ишетелгәндәй, яңгырап торгандай булу. Шул матур тавышны ишетер өчен, шул төшендә татыган ләззәтене яңартыр өчен, көзге алдына барып: – Хәдичә туташ, мин сине сөям! – диде. Г.Исхакый. Колактан колакка Кешегә ишеттермичә, колакка гына пышылдап (сөйләшү, серләшү). Җиткән кызлар киндер җеп эрлиләр. --- Нинди генә егеткә барырбыз, дип, Колактан колакка гына ла сөйлиләр. Җыр. Ай үтте, көн үтте. Шәмсинең марҗа белән торуы элгәре колактан колакка гайбәт иттереп кенә сөйләнде. Г.Исхакый. Алар --- күтәренке рух белән үзара колактан колакка ниндидер яшерен серләр турында серләшәләр. К.Тинчурин. Колактан язу к. колактан калу.Колак тондыргыч Бик көчле (шау-шу, тавыш). Кинәт Хәят шәһәр өстенә күтәрелгән колак тондыргыч гөрелтене ишетә башлады. Ф.Әмирхан. Кап-караңгы, бернәрсә дә күренми. Бары тик колак тондыргыч чебен мыжлавы ишетелә. И.Салахов. Йөрәкҗанов куык кебек кабара-бүртә башлады, аннары колак тондыргыч тавыш чыгарып, төтенсез генә шартлап ярылды. А.Тимергалин. Колак тондыру Бик каты шаулау; гүләү; тавышлану. --- зәһәр бензин исе белән күмеп, колак тондырып, берьюлы аллы-артлы мотоцикллар узды. А.Гыйләҗев. Колак тону Көчле тавыштан яисә бәрелүдән ишетми (начар ишетә) башлау. --- Гыйлемдар үз ролен менә дигән иттереп башкарды. Кул чабудан хәтта колаклар тонды. Х.Сарьян. Колак торгызу 1) Берәр яктан кызыклы, әһәмиятле нәрсә хәбәр итеп, тыңлаучыда кызыксыну уяту. Чү, сул як стенадан кемдер чиртә кебек. Әнә тагын, тук-тук. Колагымны торгызып тыңлыйм. И.Салахов. – Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле, – диде ул аннары ---. – Мин колакларымны торгыздым, – дип елмайгандай итте Альберт Линкольн. А.Тимергалин; 2) Сагаю, сагаеп калу. Абзарда кола бия зур улакта бутау ашый иде. Аяк тавышына колакларын торгызды. Г.Ибраһимов. Колак торгызырлык 1) Аптырарлык, аптырашта калдырырлык, гаҗәп. --- халык арасында Коръән хафизны карт хәзрәттән соң мәхәлләгә имам итеп кую турында да сүзләр йөри башлады. Бу инде колакны торгызырлык хәбәр иде. Ә.Еники. 2) Гаҗәеп, кызыклы, мавыктыргыч. Колак төбенә менеп төшү Яңаклау, кыйнау, сугу. --- Тыңлап торучылар арасында булган Хуҗа абзый бу эшкә нокта куйган – Курай Назыймның колак төбенә менеп төшкән. Р.Мөхәммәдиев. Колак төбендә Бик якында, янәшәдә, янында ук. --- колак төбендә яңгыраган туп тавышы берничә секундка аның башын чуалткандай булды. К.Тинчурин. Кемдер колак төбендә генә кычкырып җибәрде: «Әй, Гумәр! Тор тизрәк, каласың бит!» Г.Бәширов. Нәкъ колак төбендә – юк, колак төбендә генә түгел, тагы да эчтәрәк, ми күзәнәкләре эчендә үк бугай – җавап ишетелде. А.Тимергалин. Колак төбендә мин аның «Әткәй!» дип пышылдаган куанычын ишетәм. Ф.Хөсни. Колак төбеннән к. колак төбендә. Теге көндә атылган кешеләрнең үлгән чакта әйткән сүзләре колак төбеннән яңгырап киткән төсле булдылар. М.Гафури. Колак чыгару Ике нәфис яфрак җибәрү (үсемлекләр тур.). Колак шомарту Колакларны артка таба яткыру (ат тур.). Җирән айгыр, башын кыңгырайтып, колакларын шомартып, бу нинди әкәмәт мал дигән сыман, үгезгә карап бара. Ә.Айдар. Колак шомрайту к. колак шомарту. Колак яныннан уздыру Кирәксез яки артык әйтелгән сүзне ишетмәгән дә төсле яннан уздыру, йөрәккә авыр алмау. Минем дә эшкә ярыйсым килә иде. – Әти, мин дә барыймчы, – дидем. Мин әйткәнне әти колак яныннан гына уздырды. Г.Бәширов. Минем бу сүзләрне дә колак яныннан уздырып, хатына сыймаган фикерен әйтеп калырга ашыкты. Т.Галиуллин. Сәлмән карт йортка буй бирмәс бу «малай актыгы»ның мондый сүзләрен башта колак яныннан игътибарсыз уздырырга тырышып йөрде. Ф.Хөсни. Колак яру Бик көчле тавыш, аваз чыгару. Бер килеп бәрелештеләр, тракторлар, моторлар өзмәс үкерде, металл ышкылган тавыш колакларны ярды. А.Гыйләҗев |