КОЛА с. 1) Гәүдәсе аксыл сары, койрык-ялы кара төстәге (ат төсе тур.); русчасы: саврасый. Миңлегалим өч җир тырмасын --- ике атка мичәү җепләре белән эләктергән дә үзе кола биясенең сыртына менәргә әзерләнеп маташа. Г.Ибраһимов. Кола мал тыңлаучан, сабыр, ә менә ак ат нечкә хисле, сизгер күңелле була. М.Кәрим. Чабышкысын елгыр кола бия янәшәсенә китереп бастырды Фәләхов. Р.Мөхәммәдиев

2) Үзендә агачлар, куаклар үсмәгән һәм корылмалар да булмаган, киң, ачык (дала). Кеше тормышы – кола яланда, үз тормышың – кара урманда. Мәкаль. [Шәйми:] Күк айгырдан колак кактык, хатын. --- Ят җирләрдә, кола яланда башын иеп, боегып калды. М.Кәрим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә