КОЛ и. 1) тар. Тулысынча хокуксыз булган, үз хуҗасы – колбиләүченең милке саналган кеше. Юлбашчылар һәм аларның якын туганнары зур терлек көтүләренә ия булалар, аларга әсир төшкән коллар хезмәт итә. Урта гасырлар тарихы. Идарә итү эшенә колларны катнаштырмыйлар. Колларның төп вазифасы – колбиләүченең боерыгын үтәү. Ә без үзебезнең коллыгыбызга ике куллап, теш-тырнак белән ябышканбыз. М.Юныс. Көннәр буе, айлар, еллар буе бу келәмне коллар тукыды. Ә.Фәйзи

2) дини Кеше, бәндә; киресе: раббы. Син кеби һәм ул теләнчеләр дә – Алланың колы; Кул суза, мискин! – бәхетсезлек вә ачлык аркылы. Г.Тукай. Җир йөзендәге барлык кешеләр – баймы алар, хәерчеме, мөселманмы, христианмы яки яһүдиме – һәммәсе дә Җиһандагы бер һәм бердәнбер Аллаһының коллары. Татар мифологиясе. Аллаһ үзенең яраткан колының ялваруын ишеткәндәй, изгелеген кылды да куйды. А.Хәлим

3) күч. Икътисади, сәяси яктан тулысынча буйсынган, ирексез, хокуксыз кеше. Мин тормышны, әхвәлне үзем теләгән якка борырлык куәтем бар дип уйласам да, вакыйгда әхвәлнең агымына кол икәнмен. Г.Ибраһимов. «Син монда кол, шуны онытма, Мирсәет, син кол… син кол… Җавап кайтара күрмә, син кол», – дип тынычландырырга тырышты ул үзен. Р.Мөхәммәдиев

4) күч. Үзенең тормышын, язмышын нәрсәгәдер буйсындырган кеше. --- Мин табигатьнең колы түгел. Мин беркайчан да кол булмаячакмын, ишетәсеңме? А.Тимергалин. Алдарга намусым бармый. Мин гомерем буе чынлыкның тугры колы булдым. А.Гыйләҗев. [Лёня:] Тәү очрашканда бичә кеше каушадымы – бетте. Моннан ары син – хаким, ул – колың. М.Кәрим

Кол булу Буйсыну, кол (3 мәгъ.) хәленә төшү. Кол итү 1) Кол хәленә төшерү; буйсындыру. Кешеләрнең бер төркеме гавамны – маңгай тире, кул көче белән яши торган гавамны – үзенә кол итәргә, богауда тотарга тырыша. Г.Коләхмәтов. Бәдбәхет фашист, илбасарларча килеп, безнең кешеләрнең өйләренә ут төртә, үзләрен өйләргә бикләп яндыра, кол итә. Ш.Рәкыйпов; 2) Үзенә тарту, җәлеп итү. Тагы күргән төшендә ул теге Ләләне матур керфек астыннан бер каравы берлә патшаларны кол итә торган күзле иттереп күрде. Г.Исхакый. Әмма шулчаклысы бәхәссез: сәхнәдән иңгән илаһи моң, көй, сүз матурлыгы, сөю хисе шагыйрьне иләсләндереп, үзенең колы итә. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә