КОЙРЫКЧЫ и. Көймәдә койрык тотучы; руль ишкәген тотучы. Тик койрыкчы гына, күзләрен бер йолдызга текәп, урынында катып калган кебек, югалып утыра. Г.Ибраһимов. Көймәчеләрнең берсе: «Бу котылуның иң зур сәбәбе койрыкчының гадәттән тыш маһирлыгында, шул тау-тау ишелеп килгән тулкыннар өстендә көймәне яннан суктырмый йөртә алуда», – диде. Г.Ибраһимов |