КОЙРЫКСЫЗ с. 1. 1) Койрыгы булмаган, койрыгы булмый торган. Безнең илдә койрыксыз җир-су хайваннарыннан гади көрән бакалар, гөберле бакалар һәм агач бакалары яши. Биология

2) күч. Ышанычсыз, үз фикерендә нык тормаучан; аумакай. Койрыксыз адәм

3) күч. Кирәгеннән кыскарак (кием тур.). [Зөләйха улы Зыяга:] Кайдан тапкансың шул җыен койрыксыз киемнәреңне. Г.Ибраһимов

2. күч. и. мәгъ. Ярлы, фәкыйрь кеше, хәерче. [Әни:] Ярата дип әйтеп, газиз балаңны йортсыз-җирсез бер койрыксызга тоттырып чыгарып булмый шул инде. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә