КОЙРЫКЛЫ с. Койрыгы булган. Койрыклы җир-су хайваннары аяклары һәм койрыклары ярдәмендә гәүдәләрен дулкын сыман хәрәкәтләндереп йөриләр. Биология. Каралҗым болытлар төркеме арасыннан өчпочмак койрыклы ракеталар күренде. Казан утлары ◊ Койрыклы акча Җиңел, тиз һәм күп табыла торган акча. Ул абзый Рәсәй буйлап койрыклы акча эзләп йөри. Мондагы йорты, семьясы таралып бетте, анда китеп тә мантый алмады. Н.Исәнбәт.Койрыклы итек Чабата. Бер кат киндер ыштан, койрыклы итек (ягъни чабата), юка чикмән кигән крестьян зәмһәрир суыкта җәяүләп Казанга чыгып китә. Казан утлары.Койрыклы йолдыз астр. Комета. Койрыклы йолдызны тәнкыйть салкынрак каршы ала. Н.Юзиев. Декабрь аенда койрыклы йолдыз туса, бу ел елгаларда сулар күп булыр… Татар халкының борынгы ырым-арбаулары һәм төрле фалнамәләре.Койрыклы сүз Читләтеп, кинаяләп әйтелгән сүз |