КОЙРЫКЛАНУ ф. 1) Үзенә койрык үсү; койрык сыман нәрсә барлыкка килү 2) күч. Бер-бер артлы тезелеп, сузылып китү. Сәмигулла аларның [кибетләрнең] кайсына бармасын, койрыкланып тезелгән озын-озын чиратлар күрде. С.Рафиков 3) күч. Сүзнең, әңгәмәнең бер-бер артлы дәвам итеп торуы Койрыклана бару Тагы да койрыклану. Сүз койрыкланып барганда гына, өяздән килгән агитатор-организатор мәҗлесне ачык итеп игълан итте. Һ.Такташ Койрыкланып бетү Бөтенләй койрыклану Койрыкланып китү Койрыкланган хәлгә килү; койрык булып күренү |