КОЙРЫК и. 1) Хайван гәүдәсенең төп өлешеннән артка чыгып торган хәрәкәтчән озынча үсенте. Әгәр эзәрлекләүче хайван кәлтәне койрыгыннан эләктерә алса, кәлтә койрыгының бер өлешен өзеп кача. Биология. Түм-түгәрәк сырты өстеннән, нәкъ арка үзәк турыннан --- койрыктан ялга җиткәнче, кара ефәк йон сузылган. Г.Ибраһимов. Акмаңгай кара борынын ботинкама тидереп алды да, койрыгын болгап дуслыгын белдергәч, ишек катына барып ятты. А.Тимергалин // Кошларда гәүдәнең арткы өлешендә урнашкан бер учма каурыйлар. Тукранның койрыгы да гәүдәгә терәк хезмәтен үти: койрыгының сыгылмалы каты каурыйлары белән ул агач кәүсәсенә бик нык терәлеп тора. Зоология. Әтәч койрыгы. Саескан койрыгы 2) Төрле корылмаларның очлаеп торган арткы өлеше. Автобус борын төпләреннән үк үтеп китмәсә дә, һәрхәлдә, болар аның «койрыгын» гына күреп калганнар, имеш. Ф.Хөсни. Корабның борт әйләнәсе чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган, койрык якта бер мәйданчык эшләнгән. И.Салахов. Ханым, --- палуба рәшәткәсенә таянып, койрыкта баручыларны күзәтергә кереште. Ә.Еники. Озын койрык булып сузылган вагоннарны сөйрәгән поездлар станциягә килеп-китеп кенә торалар. С.Рафиков 3) Тәртип белән тезелгән сафларның соңгылары, ахыргылары. Бер… ике… дүрт… биш. Койрыктан бишенче вагон. Нуруллин бишенче вагонга ук барып җитә алмас. А.Шамов. Көннең нәкъ менә шушы вакытларында биредә чират күп була. Без дә озын койрыкның артына килеп бастык. Л.Ихсанова. – Нәрсә бирәләр? – Шәһәр хатын-кызы моны чиратның койрыгына килеп басып, алдагы һәм үзеннән соң килеп баскан арттагы кеше белән «визуаль» контакт урнаштыргач --- кына сорый. М.Мәһдиев 4) күч. Чират. Төшсәм, тукталышта бер такси да юк, җиңенә кызыл бәйләгән дежур кыз бар да, такси көтеп торучы байтак кына озын «койрык» бар. Ф.Хөсни 5) күч. сөйл. Арттан калмый ияреп йөргән кеше. Көн кичкә авышкач, Жан поездан төште. «Койрык» тагылмасын өчен, станция тирәсендә йөрештергәләгәч, Налибока урманына таба юнәлде. Ш.Рәкыйпов 6) күч. кимс. Иярчен; куштан, ялагай кеше. Һәрбер имам бездә койрык булган чакта, Койрык сүзе безгә бойрык булган чакта, --- Чыкты ахыр бездән дә бер бөтен кеше. Яхшы аңлап, тәкъдим итү читен кеше. Г.Тукай. Мифтах белән Гобәй – барыбер Мәхмүтнең койрыклары. Бая гына күрдең ич: ничек итеп этләр шикелле ырылдашалар. Ш.Камал. Ләкин [Хөсәенгә] «койрык» тагылганчы бу җирдән тизрәк ычкыну хәерлерәк иде. А.Расих 7) күч. Эш-шөгыльнең үтәлеп бетмәгән, төгәлләнмәгән өлеше. Ләкин иптәше аны аңламады. – Койрыгың калгач, ничек ял итәсең инде? – Җәй буе әзерләндем, – диде. – Ә син әзерләндеңме соң? Х.Сарьян. Мең рәхмәт аларга бу изгелекләре өчен, әниләрнең олы ярдәме белән сессияне бернинди койрыксыз тәмамладым. Э.Шәрифуллина. Туйның койрыгы һаман дәвам итә әле. Казан утлары 8) Кишәрлекнең арты; артбакчаның аргы ягы. Без шәһәр читендә торабыз, өйләребез бер үк урамда булмаса да, бакчаларыбыз койрыклары белән бер-берсенә чыгалар. Ә.Еники 9) Ашлык җилгәргәндә, чистартканда аерылып чыга торган калдыклар; кибәк. Фәйзулла старостаның тырышлыгы белән эре бөртекле яхшы арышны, яртылаш койрык кушып, начар арышка алмаштырдылар. М.Галәү 10) гади с. Кешенең утыра торган әгъзасы; арт. Валентин зур бияләй кулы белән минем кулны кысты да койрыгында шуып сәкедән төшеп китте. И.Салахов. Икенче цехта бөтенләй аяксызлар, койрыкларына утырып, ыргак белән мамык җептән оек, бияләй бәйлиләр. Казан утлары 11) Кушамат, ләкаб; тагылма исем. Көлкедән ничек тә котылырга кирәк иде, ничектер янәшә түзеп яшәргә, авылдан койрык булып килгән дошманлыкны онытып торырга иде. А.Гыйләҗев 12) Нәрсәнеңдер аерылгысыз нәтиҗәләре, шаукымы ◊Койрыгы киселгән эт шикелле к. койрыгы пешкән мәчедәй. Камәретдин, койрыгы киселгән эт шикелле, очраган бер бала белән сугышмыйча калмый… К.Тинчурин. Койрыгы кыска 1) Эләктереп, тотып булмый торган кешегә яки нәрсәгә карата. Аны эләктерерләр иде, ул алданрак ычкына, югала, койрыгы кыска. Н.Исәнбәт; 2) Шүрләү, курку, үз иркенчә эш итә алмау; 3) Кешенең белем-гыйлем багажы, акыл-зиһен ягы сайлыгы һәм эшне булдыра алмавы турында. Койрыгы күренми Очына чыгу озакка сузылган, нәтиҗәсе ерак булган эш турында. Инде кар төшәр вакыт җитә, безнең әле иген җыю эшләренең койрыгы күренми. Н.Исәнбәт. Койрыгы кысылу 1) Карьерасы барып чыкмау, хәрәкәт мәйданы калмау. Җиңел генә диплом эләктермәкче иде дә, барып чыкмады, койрыгы кысылды. Н.Исәнбәт; 2) Шүрләү, курку, үз иркенчә теләсә ни кыланмас булу. [Нәдерша:] Сиздеңме, Шәйхи, акларның койрыклары кысыла башлады түгелме? И.Туктар; 3) Экономик яктан кысылу, җәелә алмау. Койрыгын бору 1) Бик каты кисәтү, орышу, тәртипкә кертү. Ул мутны тотып, койрыгын бик ныклап борырга кирәк. Н.Исәнбәт; 2) Сүзеннән тану, икенче төрле сөйләү. Мин аның мутлашуы хакында сүз кузгаткач, ул тиз генә койрыгын борды, имеш, ул дошманлык белән Фәйзериләр тараткан сүз генә. Н.Исәнбәт. Койрыгын кыска тоту Башбаштакланырга ирек бирмәү, чарасын күрү. Койрыгын төйнәп куйган Бөтен хәстәрен күргән, эшне тәмамлаган. Койрыгы текә тору сөйл. Бирешмәү, үз фикерендә нык тору. Койрыгы пешкән мәчедәй (төсле, кебек, шикелле). Кая керер урын тапмый, бәрелә-сугыла чабып йөрү, кая барырга белмәү. Койрыгы пешкән мәче төсле, кызлар тирәсендә синең йөгереп йөргәнеңне дә күрдем. Ф.Сәйфи-Казанлы. Фестивальнең ачылышына Спорт сараена билет сорап, койрыгы пешкән мәче кебек сырпаланып йөргәнем --- бик истә калган. Ф.Хөсни. Койрык бозга кату Үз иркенчә хәрәкәт итәргә мөмкинчелеге калмау, берәр нәрсәгә бәйле булу. Йортка кергән кияүнең хәлен үзең беләсең, койрыгы бозга каткан аның. Я.Вәли. Койрык болгау Куштанлану, ялагайлану. Әләкчеләр, ялагайлар уңлап-суллап, Шеф алдында чабышалар койрык болгап. Г.Афзал; 2) Фикерен ачык әйтмәү, хәйләләү, алдашу. Койрык бору к. койрык болгау. Йөрмәче, Зыя Насыйр, син төрлечә койрык борып, Мәгънә чыкмый төрле байларга кереп йөгереп йөреп. Ш.Бабич. Койрыкка басу 1) Арттан куып җитү, эзләп табу; 2) Кемне дә булса фаш итү, берәрсенең начарлыгын, усал ниятләрен ачып салу. Менә син дөньялар, ә? Төлке Фәтхулланың да койрыгына басканнар бит, эләккән хәзер. Н.Исәнбәт; 3) Чиратка басу. Киләм шулай, кырмыска кебек халык. Почмакта балык биреп яталар. Мин дә тиз генә койрыкка бастым. Н.Исәнбәт. Койрыкка тагылу Бер дә калмыйча арттан ияреп йөрү. Койрыкны җыю (төйнәү) Берәр ярамаган эшнең эзен яшерү, калдырмау. Председатель койрыкны җыя белә. Г.Толымбай. Койрыкны кысу Шүрләп, тыелып тору, тавыш-тын чыгармау. Песи күргәч, күселәр койрыкларын кыстылар. М.Җәлил. Миңа --- каккан казык та тимәде. «Ничауа, үзеңнең дә башыңа җитәр көннәр килер әле!» – дип, мин ач бүредәй шыңшып койрыгымны кыстым. Х.Сарьян. Койрыкны сыртка салу 1) Эшне бозу яки эшлисе килмәүдән читкә китү, җаваплылыктан качу, читләшү. Диләрә дә врач булам диде, җиде ел укырга кирәклеген аңлагач, койрыкны сыртка салды. А.Гыйләҗев; 2) Тиз генә, елгыр рәвештә качу. Җәйге эссе көннәрнең берсендә, тора торгач, менә-менә койрыкны сыртка салып уенга чабарга дип торганда, әнисе тотты да йомыш кушты малайга. Ф.Хөсни. Койрыкта бару Эштә, хәрәкәттә артка калу, соңгылар рәтендә бару. Койрыкта булу к. койрыкта бару. Трибунага Хәләф сикереп менде: – Җитәр! Безнең алтынчы рота – сугышларда башкалар шикелле, бу эштә дә койрыкта булмас! Ш.Усманов. Койрыкта калу к. койрыкта бару. Койрык тагу 1) Өйләнү; өстеңә йөк, мәшәкать алу; 2) Кешегә ихтирам белән, олылап мөрәҗәгәть иткәндә, исеме алдыннан әйтелә торган сүз кушу. Авыл халкы да «Мәҗит хәлфә» дип, минем исемгә койрык тагып йөртә башладылар. М.Гафури. Койрыкта сөйрәлү Барысыннан да артта бару, калышу, артка калу. Ян Гус патриот була. Халыкка мөрәҗәгать итеп, ул: «Чехлар койрыкта сөйрәлмәскә, ә алда торырга тиеш», – ди. Урта гасырлар тарихы. Галиуллин белән ярты сәгать сөйләшүдән соң, мин районның ни өчен койрыкта сөйрәлүен, чәчү буенча да --- планның тутырылмау сәбәпләренә төшендем. Г.Кутуй. Койрык тыгу Кирәкмәгән җиргә тыгылу, үзен кыстыру, төрле эшкә тыгылып, бутап йөрү. Койрык чәнчү Кайян да булса әйтмичә, сиздермичә генә китү; качып китү. Таҗи абзыйны да үзләре янына чакырганнар иде, ул койрык чәнечте. Ш.Маннур. Прогулка көне шимбә көн иде, атнага ике ялга күчкән кешеләрнең койрык чәнчеп урамга чыккан көннәре иде. Ф.Хөсни |