КОЙНЕ и. гр. Кардәш шивәләр катнашу нигезендә барлыкка килгән һәм шул шивә вәкилләре өчен аңлаешлы булган уртак тел. Безнең тарихыбызга татар-кыпчак койнесы, төрки-болгар койнесы билгеле. А.Тимергалин. Җыеп әйткәндә, Чүгүчәк һәм Алтайларда, бигрәк тә Голҗада үзенә күрә бер махсус төркичә сөйләш – койне барлыкка килгән иде. М.Усманов |