КОЙМАЛА’У ф. Нәрсәне дә булса койма белән урату, әйләндереп алу, койма тоту. Яшелчә бакчасын коймалау

Коймалап алу Тиз арада коймаланган хәлгә китерү. Йорт тирәсен коймалап алу

Коймалап бетерү Бөтенләй коймалау, коймаланган хәлгә китерү

Коймалап кую Коймаланган хәлгә китерү. – Бергәләшеп аның тирә-ягын коймалап куясы, матур итеп агачлар утыртасы гына калды, – ди Рамил Вәли улы. Кызыл таң

Коймалап чыгу Бар яктан да коймалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә