КОЙМАК и. 1) кулин. Сыек камырны кызган табага коеп, юка итеп пешерелгән ашамлык. Ферма кызлары белән Гаҗилә җиңги көне буе өендә каз йолыкты, каз коймагы пешерде. М.Мәһдиев. Бакчадагы әлеге кечкенә өстәлдә майлы коймак белән ашык-пошык кына чәй эчтек. Ә.Еники. Төче коймак. Тары коймагы 2) сөйл. Су өстендә хасил булган түгәрәк майлы (мазутлы) таплар. Малай су өстендәге аллы-гөлле нефть «коймаклары»на карады. И.Гази 3) сөйл. Су өстеннән яссы ташны чәпчетеп аткан вакытта барлыкка килгән вак дулкын боҗралары ◊ Коймак ашау Атылган яссы ташның су өстеннән, вак түгәрәк дулкыннар хасил итеп, берникадәр сикереп баруы турында. [Морат:] – Аннан суга таш атып уйнадык, – диде. --- Ә, әйе, малайлар белән су керергә килгәч, Зифа апа да бар иде. Ул да атты. Аныкы коймак ашады, безнеке ашамады. Г.Гобәй. Коймак кою 1) Коймак пешерү. Тагын чәпчер инде дисәм, әни һич тә шау-шу күтәрмәде, хәтта коймак коеп, --- күрше хатыннарын чәйгә дә чакырды. И.Салахов; 2) к. коймак ашау. Юка гына шома ташны ыргытып җибәрәм, әллә ничә кат суга чәпәп очырам тегеңә. Ничә чәпәтсәң, шулкадәр «коймак» коясың. Г.Якупова |