КОЙМА I и. Нәрсәнедер уратып алган корылма; тоташ итеп ясалган киртә. Барса, ике абый икесе дә урам якка койма коеп яталар. Х.Сарьян. Анда, дип әйтә, ди, тау өстендә дүрт почмаклы таш койма бар, имеш, --- бу койма эчендә тагы шундый бер таш койма бар, имеш… Г.Ибраһимов. Койма янына да барып килдем. Бүрәнә дип әйтерлек кыртыш такталардан тезгән бу койма борынгы шәһәр ныгытмаларын хәтерләтә. А.Тимергалин ◊ Койма колак Әйткәнне аңлап, дикъкать белән тыңлый белүче кеше. Койма колакка әйтсәң, коеп алыр. Мәкаль |