КО’ЙКА и. рус Бер яки ике кешелек гади төзелешле ятак. «Татарстан» гостиницасының алты кешелек бүлмәсеннән койка алып урнашкач, --- Акком астына Җиһан дигән бер хатынны эзләп китте. Ә.Еники. Абый быел кышны больницаның салкын койкаларында үткәреп кайтты, инде кайчан күрешә алырбыз?.. Х.Сарьян. Рушаниянең басып торыр хәле калмады ---, ишек төбендәге беренче койка башына ябышты. З.Кадыйрова |