КОЙКА’ и. кулин. 1) Сугымның баш-аягының йомшак өлешләрен, шулай ук кимерчәкләрен озак кайнатып, төрле тәмләткечләр салып әзерләнә торган салкын ашамлык. Койка әзерләү өчен, җилем матдәсенә бай баш-аяк ите алалар. Койка янына керән яисә горчица куялар. Татар халык ашлары

2) күч. Беркадәр үтә күренмәле сыеклык сыман масса. Әгәр дә шундый массаны саркытсаң, койка яки желе ясарга була. Н.Верзилин

Койка баш Чәчсез, пеләш башлы кешегә карата әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә