КОЗГЫН и. 1) Каргасыманнар семьялыгыннан каракучкыл каурыйлы, көчле томшыклы, аулак урыннарга оя ясый торган зур ерткыч кош. Ике козгын сугышканда карга тук була. Мәкаль. Козгын чукый-чукый да ял итә. Р.Батулла 2) күч. Ертлач, бик әрсез кеше. [Алтынбай] арбадагыларның һәммәсенә ишетелерлек итеп: – Ни эшләп йөри монда бу козгын? – диде дә, үзе сикереп төшеп, шул чалмага таба йөгерде. Г.Ибраһимов. [Шәрифә:] – Миңа ул байгура ошамый. Бирмә, ташлама шул козгынның тырнагына, – дип пышылдады. Ф.Яхин |