КОЖАН и. рус Күн, брезент, клеёнка кебек су үткәрми торган материаллардан тегелгән плащ яки пальто. Паларусов балавызлы киндер кожанын --- [чөйгә] элде. Г.Ибраһимов. Утыздан узган, кырыкка җитмәгән Дилә сылу гәүдәле, --- иңе нык, тәнгә тыгыз иде. Өстенә бишмәт кисә дә, кожан бөркәнсә дә, биле уелып торыр. К.Кәримов. – Әллә яңгыр һаман да явамы? – диде ул Шәмгун картның чыланган кожанын күреп алып. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә