КОЕНУ ф. 1) Су керү; суда йөзү. Бүген көн буе эссе! Коенырга барырга бик шәп булыр иде. Г.Исхакый. Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм. Г.Тукай

2) Баш аша үз-үзеңә су коеп юыну. Юынып бетеп коенгач, икенче бүлмәгә чыктык. И.Салахов. Чишмә суы белән коену

3) Юешләнү, чылану (мәс., яңгыр астында). Рәхилә дә: «Тагын салкын суларда коенып, өшеп-туңып кайта инде», – дип уйлый-уйлый, әткәсенең аркасыннан сыйпап алды. И.Туктар

4) күч. Нинди дә булса сибелеп, таралып тора торган әйбер эченә керү, күмелү. Нигез туфрагында тавыклар коена. И.Гази. Юл тузанында, шапылдатып канат кага-кага, тавыклар коена. М.Әмир // Нәрсә белән дә булса чолгап алыну, каплап алыну. Урам яшеллеккә коенган

5) күч. Нәрсәнең дә булса кояш, ай һ.б.дан килгән яктылыкка, нурга чумуы, күмелү. Күктә тулган ай, Бөтен авыл көмеш нурга коена. М.Мәһдиев. Таң нурлары чыкта коенган бер иртәдә тагы шул ук сукмак буйлап йөгереп киттем. Р.Мөхәммәдиев. Минем карап торуымны Китермидер уена, Йолдыз тулы күк-диңгездә Ай коена. Л.Лерон

6) күч. Ләззәтләнү, рәхәтлек хисе кичерү, канәгатьлек алу. Озак еллар дәвамында халык белән аралашып яшәргә өйрәнгән артист [Шәүкәт Биктимеров] ихтирам-хөрмәт нурларында коена. Т.Галиуллин

Коена башлау Коенырга тотыну. Олы кешеләр әйтә, күке тавышы ишетелә башлагач, аю да арт санын суга манчып ала. Шуннан соң безгә дә су коена башларга ярый икән. Г.Бәширов

Коенып алу Берара (кыска вакыт аралыгында) коену. Тирләүне басу өчен коенып алдык. Г.Ибраһимов. Кайберәүләр хәзер үк төнге диңгезне карарга барырга, хәтта су коенып алырга тәкъдим итеп карасалар да, Ләйлә белән Дилә каршы төштеләр. Г.Тарханова. Бераз яр буендагы куш каен ышыгында юангач, Сәйдә су коенып алырга булды. Г.Гыйльманов

Коенып тору Даими яки регуляр рәвештә коену

Коенып яту сөйл. Сөйләм моментында, хәзер коену эшендә булу. Без, узып барышлый, шул тузанда коенып яткан куян сыман берничә нәрсә очраттык. А.Тимергалин. Энем Госман белән су коенып яткан чакта, урман юлыннан бер җиңел машина килеп чыкты. Җ.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә