КОЕНДЫРУ ф. 1) Суда юындыру. Егет җырлый-җырлый мичкәсен чайкады, атын коендырды. И.Туктар. Бер-бер кардәш-кабилә кунакка килсә, ул бөтен гомерен шуларның баласы артыннан йөрергә сарыф итте: үзе йоклатты, үзе коендырды, үзе уйнатты. Г.Исхакый

2) Кемнең дә булса өстенә шаулатып, күп итеп су кою. Йөгердек өйләргә, алдык кем кечкенә чиләк, кем зур чүмеч, киттек чыгып очраган бер кешене коендырырга! Г.Бәширов

3) Баштан аякка кадәр мул итеп юешләү, чылату

4) Баштанаяк пычрату, пычракка буяу. Тузан --- ат аякларыннан, арба тәгәрмәчләреннән бөркелеп чыга да сине баштанаяк коендыра. М.Гали

5) күч. Күп итеп бөркү, бөркелдерү. Инде яз килгән, кояш җирне нурга коендыра. Н.Дәүли

6) күч. Башлыча, исемнәр белән килгәндә, шул сүзләр белән белдергән эш-хәлнең берьюлы күп булып, интенсив башкарылуын белдерә. Ул ярык, калын тавыш белән, уставта каралмаган зәһәр сүзләр белән безне коендыра. А.Гыйләҗев. --- кара айгыр сылу яшь атны көнче күз карашы белән коендырып, гайрәтле бер пошкыра да, матур сынын уйнатып, җилдәй очып кына узып китә. Г.Бәширов

Коендыра башлау Коендырырга тотыну. Басмачылар, һичтуктаусыз атып, Җаббар яшеренгән ташны пуля яңгырына коендыра башладылар. Ш.Усманов. Атларны буада коендыра башлау

Коендырып алу Берара, кыска вакыт аралыгында коендыру

Коендырып тору Һәрвакыт, даими рәвештә коендыру. Баланы һәрвакыт коендырып тору



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә