КОЕЛУ ф. 1) төш. юн. к. кою 2) Үскән җиреннән күпләп йолкынып, өзелеп төшеп тору. Алма чәчәге коела Таңда искән җил белән. Җыр. Җил исте, агачлар чайкалып китте, җиргә сары яфраклар коелды. И.Салахов. Әгәр дә мондый җайланмалар булмаса, орлыклар, үзләрен үстергән үсемлекләр янына гына коелып, уңайсыз шартларда үсәрләр иде. Е.Веселов 3) Бик вак кисәкләргә аерылып төшү, күпләп чәчелү, сибелү. Кайдадыр пыяла коелды, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. А.Тимергалин. Бүген әзрәк суытып җибәргәнгә, кояшлы һавадан вак-вак энҗе кебек ак кар чаткылары коела. Әйе, яумый, ә коела иде. Г.Әпсәләмов. Җир белән күк бер булып дерелди, блиндаж стеналарыннан балчык коела иде. М.Мәһдиев 4) Табигый урыныннан кубып чыгу, күпләп төшү (теш тур.). Гаиләсе, ике баласы бар, эшләми, хәле эшләрлек түгел, тешләре коела. Ф.Бәйрәмова. Үзем кебек картайган этемә шәһәрдән сөт ташыйм, тешләре коелган, ботка пешерәм. Н.Гыйматдинова 5) Берәр урыннан туктаусыз агып тору, таму, яву (сыеклыклар, күз яше, яңгыр һ.б. тур.). Бөртек-бөртек яшьләр коелды. Йөрәк әрнеде, күңел сыкрады. Г.Исхакый. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Г.Ибраһимов. Мең елларга сузылган яулап алулар, буйсынулар, күз яшьләре, җиргә коелган, җирдә елга булып аккан каннар, зиндан газаплары… Мирас 6) Мул булып бөркелү, җәелү (яктылык, нур һ.б.ш. тур.). Өй каршындагы ак каеннарның бөдрә тармакларыннан мөлдерәп торган яшел нурлар коела. Р.Мөхәммәдиев. Август, матур вакыт. Төнге күктән йолдызлар коела торган вакыт. Сөембикә 7) Коеп эшләнү. Бакча капкасына каршы, көдрәләнеп үскән куаклар арасында чуен эскәмиядә җиздән коелган яшүсмер утырып тора иде. Ш.Рәкыйпов. Ачык муенында нечкә чылбырга беркетелгән, затлы металлдан коелган арслан башы ыржаеп тора. Казан утлары // Корылу, төзелү, ясалу. Аның тавык кермәслек итеп биек койма коелган бакчасы бар. М.Мәһдиев 8) күч. Каян да булса бер-бер артлы сикереп яки егылып төшү, төшеп калу (арбадан, чанадан һ.б.ш.). Ак битле, елтыр күзле «чүлмәкләр» [малайлар] көлешә-көлешә чанадан коелдылар. И.Гази. Халык сискәнеп китте. Теге як халкы инешкә коелды: чыр-чу, елаш-кычкырыш. М.Мәһдиев. Кетәклектән, пырхылдашып, берәм-берәм тавыклар коелды. Р.Мөхәммәдиев 9) күч. Яңгырап ишетелү. Тургай җыры якты күк йөзеннән көмеш чыңнардай чылтыр-чылтыр коела иде. Г.Бәширов. Очып үтсеннәр иде алар [торналар] хәзер авыл өстеннән, дип телисең. Моңсу тавышлары яңадан җиргә коелсын иде. А.Сафин 10) күч. Күпләп барлыкка килү, күпләп бирелү, әйтелү, яву (мәсьәләләр, тәкъдимнәр, сораулар). Ул арада бу мактау сүзләре, кояшлы яңгыр кебек, көтмәгәндә генә минем өскә коела башлады. Г.Бәширов 11) күч. Нинди дә булса эш-хәрәкәт нәтиҗәсендә берәр төрле хәл хасил булу; берәр төрле халәт, күренеш барлыкка килү. Аның [Галим абзыйның] таза-нык тәненнән җитәрлек кадәр гайрәт, көч коелды. Ул шул гайрәт, көч аркасында, менә хәзер карт көнендә булса да, шулкадәр зур дәүләткә иреште. Г.Исхакый ◊ Коелып төшү 1) Куркып китү, куркуга калу, өркү. Рәшитнең әтисе, исе-акылы китеп, бер катка коелып төште. А.Тимергалин. Беркөн, бер дәрестә, институтны былтыр гына бетереп, беренче елын гына укыткан япь-яшь апага Фәйзәви үзенең мәкерле соравын бирмәсенме! Апабыз коелды да төште. Х.Сарьян. Коелып төшмәде Мирсәет, сездән курка торган күлмәк күптән тузган, дигән сыман, тәкъдим ителмәгән урындыкка ипле генә барып утырды. Р.Мөхәммәдиев; 2) Оялудан, уңайсызланудан һ.б.ш. сәбәпләрдән нишләргә белмәү, каушап, югалып калу.Коелып иңү к. коелып төшү. Коелыплар иңде, мескенкәем, тиз генә кече якка кереп посты. Ш.Маннур Коела бару Торган саен ныграк коелу, бер-бер артлы коелу. Юлда кайтканда, әнә шулай кыймылдый-кыймылдый, башаклар җиргә коела барганнар. Р.Батулла. Шул рәвешле, акрынлап оперативниклар күз уңаена эләккән гөнаһсыз бәндәләр «иләктән» коела бара, һәм анда бары ике кеше --- кала. Мәдәни җомга Коела башлау Коелырга тотыну. Без, ачык авызлар, күгәрченнәрне күзәтәбез, ә күктән, искәртмәстән генә, парашютистлар коела башламасынмы! Ф.Хөсни. Бара-тора шуларның барысы берләшеп, зур, көчле, гөнаһсыз матур, нәзек бер хатын килеп басты, вә шуның авызыннан таза, батыр, матур музыка коела башлады. Г.Исхакый. Менә бервакыт арбадан көлтәләр коела башлый, колак төбендә җил сызгыра, як-якта ниндидер коры елга, чокырлар күзгә чалынып кала. М.Галәү Коела тору Һаман коелу, коелуын дәвам итү.Яфраклар коела тора – себерә торалар. Безнең гәҗит Коелып бару к. коела бару. Ул кагылып киткән ботаклардан җиргә тупыр-тупыр өлгергән алма коелып бара. Р.Мөхәммәдиев. Карасам, сурәттән миңа комы коелып бара торган бер адәм хәсрәт эчендә карап тора. Ф.Яхин Коелып бетү Бөтенләй, барысы да коелу; коелган хәлгә килү. [Картның] тешләре коелып бетеп, эчкә батып калган авызының иреннәре калтырандылар. Ф.Әмирхан. Йорт уртасында, су эчендә утырган ялгыз карт каен әле һаман коелып бетәргә өлгермәгән актык сирәк яфраклары белән кызганыч рәвештә шаулый башлый. Г.Ибраһимов. Талып кына калмады инде Бибинурның керфекләре, коелып бетте. А.Гыйләҗев Коелып калу Ниндидер бер вакыйгадан соң коелу. Хатын --- яңа гына уянган, соңгы тапкыр ашаганда җәймәгә коелып калган икмәк валчыкларын чүпләп утырган баласына ишарәләде. Г.Гобәй. Чанадан печән коелып калган Коелып китү Кинәттән коелу; коелган хәлгә килү. Бик көч берлән генә Шәүкәт: – Юк, – диде дә яше берлән коелып китте. Г.Тукай. Җил чыкты, агачлардан яфраклар коелып китте. Бара башлагач, кем ул, атам, дип әйтте дә, буыннарым коелып китте. Һ.Такташ Коелып тору Даими, регуляр рәвештә яки хәзер, әле коелу. Ә җеннәр җимеш кортларыдай тупылдап коелып тора, коелып тора. З.Мурсиев. Түшәмендәге акшар кубып, идәнгә коелып тора. Татарстан яшьләре |