КОЕЛМА и. 1. Махсус калыпка коелып ясалган әйбер. Үзәк банкның җиде кат җир астында дип әйтелешле сейфларыннан миллион пизарралык алтын коелмалар алып чыгу үзе генә дә ни тора! А.Тимергалин

2. с. мәгъ. Коелып эшләнгән. Аннары ул [ышаныч хисе] бербөтен чуен коелма һәйкәлдәй гел мәгърур, гел буй җитмәс нәрсә түгел. Ш.Рәкыйпов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә