КОЕ и. 1) Җир астындагы сулы катламнан су алу өчен казылган тар һәм тирән чокыр. Ул нефтьчеләрне яллап бакчасына кое ясатты, су аңа үзе килә. М.Мәһдиев. Сәләхетдиннән күрмәкче, алар да бакчага тирән кое казыдылар, коега да водопровод суы тутыралар. А.Гыйләҗев. Кое төбеннән караганда, йолдызлар көндез дә күренә имеш… Бу, әлбәттә, дөрес түгел. А.Тимергалин 2) Төрле техник максатлар өчен казылган тирән чокыр, скважина. Вахит, Гаделнең анасы белән бергә, якын-тирәдә пар бөркеп торган җылылык коеларын тикшерергә кереште. Г.Гыйльманов. Иң буталчык чорда Татарстан хөкүмәте, табышсыз эшләүче скважиналарга салымны бетереп, меңнәрчә нефть коеларын ябылудан саклап калды. Ватаным Татарстан ◊ Кое казу Кешегә яманлык, начарлык эшләргә йөрү. Кешегә кое казысаң, үзең буе казы. Мәкаль. Кое казып, үзе төшкән Кешегә яманлык теләп, үзе бәлагә тарыган, үзе хур булган |