КОДРӘТЛЕЛЕК и. Кодрәтле булу; кодрәт. Мәгълүм булганча, ислам, кайбер башка диннәр кебек, рухи тормыш эшчәнлеген, идеологияне, мәдәниятне үз тәгълиматы белән шактый дәрәҗәдә яраклаштыра, шуның нәтиҗәсендә, этник, региональ аерымлыкларга карамастан, нигез төшенчәләр, моментлар туа (Алланың берлеге һәм кодрәтлелеге, тәмуг-җәннәт төшенчәләре һ.б.). Мирас. Моңа чаклы ул [патша] үзен җиңелмәс зат дип йөрде. Тиңсез кодрәтлелеге белән горурланды. Н.Сәйяр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә