КОДРӘТЛЕ с. 1) Зур кодрәткә, куәткә ия булган, көчле. Ул [Мөхәммәд пәйгамбәр] кодрәтле Аллаһы бер генә, башка аллалар юк дип раслый, ә үзен Алла илчесе – аның пәйгамбәре дип атый. Урта гасырлар тарихы. Бу чорда, чыннан да, Византия яки Көнчыгыш Рим империясе кодрәтле һәм гаять зур дәүләт була. Г.Дәүләтшин. Шул чорларның иң кодрәтле хөкемдары Аксак Тимер һәм аның варисларының империясе белән Идегәй тыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырган. Мирас 2) Егәрле, эш-хәрәкәт башкару сәләте зур булган. Ниһаять, кече баҗа суд алдына баса. Шундый кодрәтле баҗасы булгач, ул үзен судта бик батыр тота. Ә.Еники. Сугышка кадәр ул районда бик кодрәтле райком секретаре эшләгән булган. Мәдәни җомга 3) Тирән эз калдыра торган, мөһим, җитди. Декларациянең кәгазь кисәге генә түгел, тормышыбызны үзгәртерлек кодрәтле көч – закон булуы кирәк. Ә.Рәшит |