КОДРӘТ и. гар. 1) Зур, хәлиткеч көч. Җыеп әйткәндә, татар мәдәни тормышында берникадәр җанланыш – «ренессанс чоры» шәйләнә. Кем кодрәте белән эшләнә бу борылыш – бу хакта әле берни дә белмибез диярлек. А.Гыйләҗев. Изге карт серле генә итеп җавап кайтара: «Я, әйтегез теләкләрегезне. Теләгәнегезне булдырырга минем кодрәтем бар». И.Туктар. Көч-хәл белән, ниндидер серле могҗиза кодрәте белән исән калган биналарның шәүләләре. Сезнең барыгыз да минем күз алдымда. М.Юныс 2) Сәләт, маһият, маһирлык. Һәм, иң әһәмиятлесе, туристлар бюросында эшләүче агасы аркылы теләсә нинди дефицит язмаларны табу кодрәтенә ия. А.Сафин. Мине бу рәвешле яратучы Алланың кодрәтедер. М.Гафури. Калган өч йөз илле шәкертнең җылы аш ашарлык кодрәтләре булмаса да, Нәбине санларга барыбер мәҗбүрләр иде. К.Тинчурин 3) Булдыра алу, мөмкинлек. Торма беркемдә юк, базарында бер! Бер сум тек бер сум! Базар бәяне үзе билгели, кодрәте зур. А.Гыйләҗев. Урамда буран. Гүяки җир йөзен генә түгел, кешеләрнең күңелләрен дә пакьләндерергә тели сыман. Әмма кодрәте генә җитми. Ф.Яхин. Алты дистәне алыштырган булуына карамастан, ул төз, җыйнак гәүдәсен дә, шәраб кодрәте белән бил алышырлык көчен дә саклаган. Т.Галиуллин 4) Үзенә нык җәлеп итә торган көч, тәэсир, йогынты. Бердән алар җырга йотылдылар, бары бер кодрәткә – бер исерткеч тойгыга буйсынган шикелле җырчыдан күзләрен аера алмыйча, аның һәр сүзен аңлап утырдылар. Ә.Еники. Ихтимал, Тимерхан морзаның кодрәтен, җанны сафландыра, күңелләргә пакьлек өсти ала торган куәсен шунда аңлагандыр. Г.Ахунов 5) күч. Авторитет, дәрәҗә, абруй. Шулай да әбинең кодрәте белән дәрәҗәсе искитмәле иде. Уллары-кызлары аның белән киңәшмичә бер генә зур эш тә кузгатмый диярлек. Г.Бәширов ◊ Кодрәт хәлвәсе дини Мисырдан чыгып кырык ел чүлдә йөргән чакта Муса пәйгамбәрнең кавеменә күктән иңдерелгән ашамлык; мән; русчасы: манна небесная |