КО’ДЕКС и. лат. махс. 1) Билгеле бер өлкәгә карый торган законнарның системалаштырылган җыентыгы. Гражданлык кодексы. Җинаять кодексы 2) Кешенең җәмгыятьтә, тормышта үз-үзен тоту кагыйдәләре. Шагыйрь [Сәйф Сараи] кеше гомеренең төрле яшенә яраклы акыллы гамәл һәм яшәү рәвешенең үзенә күрә бер кодексын эшләгән. И.Хисамов |