КОДАЧА и. монг. 1) Өйләнешкән кыз белән егетнең яки ир белән хатынның икенче якның ата-анасы һәм туганнарына карата кече хатын-кыз туганнар һәм аларга эндәшә торган сүз. Хәзрәт, өйгә кайтышлый Әхмәттән Миңсылу кодачаның үзләрендә икәнлеген ишеткәч, эшләпәсен бераз кыңгырайтып, купшылап куйды. Ф.Әмирхан. Бикъяр кодачаларыннан Хәернисаның Гөлбануга күңеле бик ятып киткән иде… Түзмәде, Фәтхия әбигә йөгереп барып, Хәерниса кодача белән Гөлбану арасындагы дуслыкны сөйләде. Г.Ибраһимов. Тагын бик куанышып безнең тирәдә бөтерелүче ике җиткән кыз – җиңәчәйнең сеңелләре – миңа кодачалар. Шушы кодачаларның кайсындыр кияүгә бирәләр – менә шуның туе булачак инде. Ә.Еники

2) диал. Кызны кияү йортына озата баручы кызларның берсе. Безгә кодачалар килгәннәр. Барысы да постау кигәннәр. Җыр

Кодача булып утыру Назланып, тәкәллефләнеп утыручы хатын-кызга карата әйтелә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә