КОДАЛЫК и. 1) Яучылык вазифасын үтәү, яучы булу. Яше, карты, бүз баласы үләң, җыр әйтеп --- ике ыруг кодалыкка кул бирештеләр. Г.Ибраһимов

2) Кода (1 мәгъ.) булу. Ул Нурый белән Челем бабай арасында алай мәҗлескә чакырышып кодалык күрсәтү кебек хәлләрнең була алмавын ачык белә иде. Г.Ибраһимов. Ләкин аралашып яшәмәгәч, әлеге кодалык куян шулпасының шулпасыннан да сыеграк иде: ни тәме, ни төсе. М.Кәрим

3) диал. Якын кода-кодагыйлар катнашында уздырыла торган мәҗлес

4) күч. к. кода-кодагыйлык (2 мәгъ.). Боларның нәселләре әшнәлек-кодалык, блат белән яшәргә күнекмәгән иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә