КОДАЛА’У ф. 1) Кыз сорату, яучылау. Яшь киленгә шулчаклы ягымлы булып кыланды. --- Кыз баланы кемгә кодалаганын белә торып әйтмәгән, алдаган. Җ.Тәрҗеман. Кызны кодаларга барган ардаклы-хөрмәтле кешенең малае адәм ишетеп, адәм ышанмас явызлык кылды. Ф.Мансуров

2) этн. Зур туй үткәч, махсус чакыру белән кияүнең ата-анасына кунакка бару

3) күч. сөйл. Нинди дә булса эш эшләргә үгетләү, кыстау. Мәрхүм Хәсән Сарьян белән Җаманаклының 60 еллык юбилеена килгәч, мине эшкә башта ул кодалады. Т.Галиуллин. [Кави:] Кырык җиргә тарткалыйлар әле Гаязны. Гандәлиф РТСка ди, Сәйдәшев үзенә кодалый – төзелешкә. Х.Сарьян. Егетләрне җыеп, хәрби хезмәт турында әңгәмә үткәрә, булачак укытучыларны гаскәри тормышка кодалый. Мәдәни җомга

Кодалап йөрү Күптәннән бирле кодалау; этн. зур туй үткәннән соң, махсус чакыру буенча, егетнең ата-анасына кунакка бару

Кодалап карау Булу-булмавын тикшерер өчен кодалау

Кодалап тору Кодалау юлында булу; кодалау эшен башкару

Кодалый башлау Кодаларга тотыну. Мин дә бит әле сине үземә кодалый башламадым! Р.Гаязетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә