КОДАЛАШУ ф. 1) Бер-берсенә кода булып китү, кодалык мөнәсәбәтләренә керү. Никахны 1921 елның гыйнварында җомга көн укыйлар, ике арада кунакка йөрешәләр, нәсел-нәсәп кодалаша. Р.Әмирхан. Яшьләр бер-берсен ошата. Никах, туй, кодалашу кебек йолалар үз тәртибе белән гамәлгә ашырыла. Казан утлары

2) күч. сөйл. Берәр нәрсә белән артык мавыгып китү. – Бабакай акбашлы белән кодалашты, имеш. Каян килгән изге кош! – дип пыр туздым. З.Вәли

Кодалашып бетү Бөтенләй кодалашу, бөтенләй кодалашкан хәлгә килү

Кодалашып калу Берәр вакыйга булганчы кодалашкан хәлгә килү. Алар исән вакытта кодалашып калдылар

Кодалашып кую Алдан килешеп кодалашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә