КОДА-КОДАГЫЙЛЫК и. 1) Кода һәм кодагый мөнәсәбәтендә булу хәле. Батталлар токымы мин үскән авылдан күченеп киткән, әби-бабалар кода-кодагыйлык мөнәсәбәтләрен өзмәгәннәр. Л.Хәмидуллин

2) күч. Хезмәт урыныннан файдаланып, кардәш-ыруны, бер-береңне яклау күренеше, әшнәлек. Сиңа иң якын торган ага-эне, туган-тумачаларың? Дус-ишләрең? Алар турында язу, ничектер, үзенә күрә кода-кодагыйлык шикелле ярамый торган эш исәпләнгән. М.Әмир. Горком ягыннан торсаң, Вил үчләнәчәк, ә Вилне араласаң, горком кода-кодагыйлык, диячәк. Х.Камалов. Китте кода-кодагыйлык, эчкечелек. Кем ничек булдыра, шулай таларга, йолкырга керештеләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә