КОДА-КОДАГЫЙ җый. и. 1) Кода белән кодагый һәм шуларга тиң булган кешеләр. Берьюлы йомшарып киткән Фәтхия, үзенең мәҗлескә чакырылмаган кода-кодагыйлары өчен дип, бер ашъяулыкка пешкән итләр, кисәкле бәлешләр сала башлаган иде. Г.Ибраһимов. Ә кода-кодагыйларның шатланулары... Г.Галиева. Кияү белән кәләшне, яңа кода-кодагыйларны ашка алдылар. Н.Көбәш

2) күч. к. кода-кодагыйлык (2 мәгъ.) Әдәбият мәйданында кода-кодагый, дус-дошман дигән әйберне белми идек. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә