КОДАГЫЙ и. монг. Өйләнешкән кыз белән егетнең, ир белән хатынның анасы яки өлкән хатын-кыз туганы (бер-берсенә һәм башка туганнарына карата). Никях мәҗлесе дә шактый салкын үтте. Кодалар, кодагыйларны сыйлау да күркәм үтмәде. Г.Исхакый. Фәтхия кодагый белән Хәерниса кодагый, бу турыда сүз берләшкән кебек, бер уңайдан, бер якка таба сөрделәр. Г.Ибраһимов. Ә кыскасы шул: кодагыйлар бер-берсен ошаттылар, ошатмасалар, бергә кара-каршы утырып ике самавырны екканчы чәй эчә алмаслар иде! А.Гыйләҗев

Кодагый ашы белән кунак сыйлау Кеше сые, кеше күчтәнәче хисабына кемне дә булса сыйлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә