КОДА’ и. монг. 1) Өйләнешкән кыз белән егетнең, ир белән хатынның аталары һәм ир туганнары (бер-берсенә һәм башка туганнарына карата). Иң элек кодаларның ашларын, туй күчтәнәчләрен мәҗлескә чыгарып күрсәттеләр ---. – Менә бусы Әфтах коданыкы. Г.Ибраһимов. Бу туй буласы йорт – җиңгәчәйнең әтиләре, ягъни кода бабайлар йорты. Кода бабайның өстендә ике генә сәдәпле ап-ак күлмәк, кара камзул. Ә.Еники. Тегенең «кода» дип эндәшүе бушка түгел иде. Баллыбанат ягыннан кайсыдыр кодаларына кода туры килә. М.Кәрим 2) Өйләнәсе егет ягыннан кыз яучыларга барган ир кеше. Кодалар килде капкага, кыз утырды кабага. Мәкаль |