КОВБОЙ и. ингл. Төньяк Америка далаларында атлы көтүче. Анда ерак прерияләрдәге ковбой гитарасы чакыруларының кайтавазы һәм төнге паровозның ямансу сызгырулары ишетелә бугай. Ә.Баян. Ул гел америка ковбойларын хәтерләтте. З.Кадыйрова