КО’БАЛЬТ и. нем. 1. 1) Техникада һәм медицинада кулланыла торган көмешсу кызгылт төсле каты металл. Кобальт җитешмәү терлекләрнең үсешен тоткарлый. Биология. Санберрида марганец, кобальт, көмеш, селен матдәләре табылган. Татарстан яшьләре

2) Составында шул металл булган куе зәңгәр буяу. Кобальт белән буялган фарфор

2. с. мәгъ. 1) Шул металлдан эшләнгән. Кобальт калай

2) Куе зәңгәр төстәге. Кобальт бизәк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә