КНЯЗЬЛЕК и. тар. 1) Князь тарафыннан идарә ителә торган феодаль дәүләт. Л.Н.Гумилёв – аерым алганда, бернинди «татар-монгол иго»сы булмады, чынында татарлар Русияне ясак түләү бәрабәренә --- төрле вак князьлекләрне берләштерүдә этәргеч бирделәр дигән иманыннан чигенмәүче тарихчы. Т.Галиуллин. Идегәйнең бу җиңүе урыс князьлекләрен Литва-Польшага тулысынча буйсынудан коткарып-йолып кала. Ф.Урманче

2) Кенәз титулы һәм хокукы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә