КНЯЗЬ и. рус тар. 1) Борынгы рус феодаль дәүләтендә гаскәр яки аерым өлкә башлыгы. Рус князьләреннән Даниил Романович Урда башкаласы Сарайга килгәч, Бату хан князьне христиан кануннарына каршы килә торган монгол йолаларын үтәүдән азат кылган. Ф.Хуҗин

2) Шундый кешеләргә бирелгән, нәселдән нәселгә күчеп килә торган югары дәрәҗә. Ай-вай мөхтәрәм затлар да инде, кызым. Аларның күңеленә кереп калырга тырыш, Акчуриннар бит, князьләр! Ф.Яхин

3) күч. Элек Россиядә татарларга карата кимсетеп әйтелгән кушамат. Тикшерүчеләр бертавыштан карарларын да әйтәләр: – Синең, князь, урының монда түгел, барагыңа кайт та җыен. Без сине, юлыңа акча һәм азык-төлек биреп, кире үз илеңә кайтарып җибәрәбез. Ф.Хөсни. «Без – татармыз» дигән мәкаләсендә Г.Ибраһимов болай дип яза: «Татарга “татар!” дигән өчен гафилрәк урысның таяк ашаштыруы яки “авызы кара кан белән юылуы” бик ерак ихтималлардан түгелдер. Шуның өчен дә алар “татар” дип эндәшмичә, “князь” диләр». А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә