КНО’ПКА и. рус 1) Кәгазь, тукыма кебек әйберләрне каты нәрсәгә беркетү өчен эшләнгән үткен очлы кыска кадакчык. Нәсим урындыгына кнопка да куйма... Г.Гыйльманов. Ишек тупсаларын, тәрәзә рамнарын җентекләп карарга киңәш итә Хәмит абый: күгәргән кадак, кнопка ише әйберләр юкмы. Ватаным Татарстан 2) Өстенә бармак белән басып электр чылбырын тоташтыру һәм төрле механизмнарны хәрәкәткә китерү өчен җайланган төймә. Йозакны ачкач, ул ниндидер бер яшерен кнопкага басып алды, калын ишек шуннан соң үзе ачылып китте. А.Тимергалин. Бигрәк тә үткенрәге – балдыз сөйләде: – Анда, – диде, – эш бик җиңел, ак халат киеп, кнопкага басып кына утырам, көненә җиде сәгать эшлим. М.Мәһдиев 3) сөйл. Ике кисәктән торып, берсе икенчесенә кереп берегә торган металл яки пластмасс каптырма |