КЛУБ и. ингл. 1) Бергә ял итү, күңел ачу, үзешчән түгәрәкләрдә, спортта катнашу өчен, уртак эш яки һөнәр кешеләрен берләштергән җәмәгать оешмасы. Футбол клубы. Шахматчылар клубы 2) Шул оешма урнашкан йорт, бина. Клуб янында яшьләр җыйналган, уйныйлар, җырлыйлар. Ә.Айдар. Клубтан радиола тавышы ургылып чыкты – танцы башланды. Х.Сарьян. 1941 елның җәй башында авылда клуб төзергә керештеләр. М.Мәһдиев |