КЛОУНА’ДА и. рус 1) Клоуннар тарафыннан башкарыла торган цирк номерлары. – Акробатика, жонглёрлык, экселибр, фокус һәм клоунада төрләрен үстерәбез, – ди студия җитәкчесе, БДУның Бөре филиалы икенче курс студенты Владислав Крестьянов. Кызыл таң

2) Шундый уенга охшаш мәзәк кыланышлар, шаяртулы уен-көлке. Чын сөйләшүне клоунадага әйләндердегез. А.Гыйләҗев. «Шаян-шоу»ларны карыйм, клоунадага әйләнеп китә кайчагында. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә