КЛО’УН и. ингл. Көлкеле номерлар башкаручы цирк артисты; шамакай. Исмәгыйльне музыкаль клоуннарның, гитара һәм мандолина уйнап, манежда йөрүләре бик мавыктыра. Г.Ахунов. Клоуны әллә ниләр кылана, егылган була, авызын чалыш-молыш китерә, күзләрен акайта – барын да эшли, тик ыштанын гына салмый инде. Р.Батулла |