КЛИШЕ и. фр. 1) махс. Рәсем, сызым һ.б.ш.ларны күпләп кәгазьгә төшерер өчен, шуларның металл, агач һ.б.ш. материалга кабартып ясалган бастыру формасы. Алай булырга ул ит түгел. Кургашын гына, клише гына бит. Г.Тукай. Җәен суда коенган балалар клишеларны табып алып, өйләренә алып кайта, ә ата-аналар өйдә күренгән бу яңа «уенчыкларга» игътибар итми калмый. Безнең гәҗит 2) күч. Еш кабатлана торган фикер шәкеле, таушалган, шаблон сүзләр тезмәсе. «Аның гүзәллегенә кояш гашыйк» яки «йөзеннән ай көнләшә» кебек гыйбарәләр – фарсы-таҗик классик шигъриятенең иң таралган клишеларыннан. Н.Хисамов. Гариф абыйның [Г.Ахунов] һәр мәҗлестә кабатлый торган «көмеш билбауларын», «клише» җөмләләрен аның белән аралашып калу бәхетенә ирешкән кешеләр әле дә булса хәтерлиләр. Казан утлары. Эпик әсәрләрдә бер әсәрдән икенчесенә күчеп йөри торган этик формулалар, клишелар жанрның үзенчәлекле структура элементы булып торалар. Татар халык иҗаты |