КЛИ’НКЕР и. нем. 1) Юлга түшәү өчен махсус файдаланыла торган бик каты, үтә нык итеп эшләнгән кирпеч. Клинкерның сыйфаты аның химик һәм минераль составына, чимал сыйфатына, яндыру һәм суыту режимына бәйле. Төзү материаллары

2) Цемент ясау процессында кулланыла торган яндырып укмаштырылган цемент комы. Соңыннан цемент клинкеры шарлы тегермәндә гипс өстәп тарттырыла, онга әйләндерелә. Төзү материаллары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә