КЛИ’НИК с. 1) Клиникага бәйле; клиникага караган. Клиник амбулатория 2) Клиникада башкарыла торган, шунда үткәрелә торган. Республика клиник (1 мәгъ.) хастаханәсенә бара торган юлда күп катлы йортлар төзергә тиешләр иде. Безнең гәҗит. Балаларда вакцинаны клиник (2 мәгъ.) сынау нәтиҗәсе 2 ноябрьдә билгеле булачак икән. Ватаным Татарстан |