КЛИНДЕР и. нем. Гадәттә төче камырдан боҗрасыман итеп пешерелгән күмәч. Конфетлар, клиндерләр, прәннекләр белән аның үзенең тешләре череп беткән. Г.Ибраһимов. Кызым, мә, ал янчыкны, мә, тагын сиңа биш-алты клиндер алдым. Ф.Халиди. Кош теле, кызыл эремчек, кәрәзле бал, сөтле чәй янына клиндер, конфет, алма, хөрмә кебек шәһәр күчтәнәчләре дә өстәлгәч, табын тагын да ямьләнеп китте. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә