КЛИМА’ТИК с. Аерым бер климатка караган, климат белән бәйле. Җир шары төп биш климатик пояска бүленә: бер эссе, ике уртача, ике салкын пояс. География. Татарстан Республикасы уртача климатик пояста урнашкан, һәм ел яз, җәй, көз, кыш фасылларына бүленә. Физик география. Чәчәклеләр барлык климатик зоналарда һәм тропик урманнардан алып чүлләргә һәм тундрага кадәр төрле экологик шартларда үсәләр. Биология |