КЛИ’МАТ и. гр. 1) Җирдәге аерым бер урынга хас булган, шул урынны географик яктан билгеләгән һава шартлары; билгеле бер урындагы һаваның күпьеллык режимы. Начармы-яхшымы, мин – җир климаты буенча белгеч, һәм Кояш нурланышы минем төп профессиямә турыдан-туры бәйләнгән. А.Тимергалин. Кытайның көньягында субтропик климат, ул Көньяк Кытай диңгезе яры буенда тропик климатка якынлаша. Чит илләрнең экономик географиясе. Җылы һәм салкын океан агымнары климатка бик нык тәэсир итәләр. Физик география 2) күч. Вазгыять, нәрсәнеңдер торышы, кемгә яки нәрсәгә дә булса билгеле бер караш. Иске карашлар һәм реакцион фикерләр утравына әйләнгән «Печән базары»нда хөкем сөргән әхлакый-рухи климатны Кисекбаш, Миңлебай, цирк көрәшчесе Карахмәт, Гали батыр, камчылы ишан кебек образлар ярдәмендә чагылдырып, Г.Тукай «Көфер почмагы каһарманнары»ның милләтне юкка чыгару чигенә китереп җиткерә язган гамәлләрен сурәтли. Ф.Ханнанова. Нәрсә генә эшләп карасам да, миңа карата «климаты» җылынмады. Безнең гәҗит |